Быел җәй көне Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан яшь гаиләләргә ярдәм итү өчен «Яшь парларга грантлар» уникаль социаль проекты эшләтеп җибәрелде. Проект 2025 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Конкурста җиңүчеләр 100 000 сум күләмендә акчалата бүләкләр ала, алар никахны дәүләт теркәвенә алу һәм туй тантанасын оештыруга бәйле чыгымнарны түләүгә юнәлдерелергә мөмкин.
Ничек гариза бирергә?
Сүз уңаеннан, проектның инде беренче җиңүчеләре бар! Әлмәттән килгән яшь пар 100 000 сумлык сертификат алган бәхетле парларның берсе булды. Алар кушымта аша гариза бирделәр һәм откан акчаларын туй тантанасын оештыруга юнәлттеләр.