“Кара алтын башкаласы - Әлмәтем, туган ягым”

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Әлмәт политехника техникумында милли тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Шушы көннәрдә техникумның актлар залында булып узган “Кара алтын башкаласы - Әлмәтем, туган ягым” дип исемләнгән ачык чара шуның бер мисалы булып тора. Татар теле укытучылары Зөлфия Хәйруллина һәм Зөлфия Камалова тарафыннан оештырылган ачык дәрескә күп кенә иҗади шәхесләр чакырылган иде. Әлмәт язучылар оешмасы рәисе Илүсә Нәбиуллина, композитор һәм җырчы Роберт Андреев, һәвәскәр композитор, укытучы Розалия Галләмоваларның чыгышы кичәнең олы бүләге булды. Кичә барышында чараны оештырган ике татар теле укытучысына да Әлмәт драма театры җитәкчелеге исеменнән Мактау грамоталары тапшырылды.
Шәһәребезнең 60, Татарстан нефтенең 70 еллыгы кебек юбилейлы даталарны үз эченә алган чара һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды. Ачык дәрес барышында Әлмәт каласының барлыкка килү тарихы сәхнәләштерелеп, тамашачыларга тәкъдим ителде.Студентлар шулай ук татар халкының иң күркәм милли йолаларының берсе булган “Туй йоласы”н да сәхнәдән бик оста итеп күрсәттеләр. Районыбызның авыл җирлекләренә багышлап иҗат ителгән җырлар да йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәндерде.

Әлмәт политехника техникумында узган чарага йомгаклап, шундый нәтиҗә ясарга була: җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли, аралаша белүче, инициативалы гражданнар сорала. Уку йорты бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Белем учреждениеләрендә шундый шәхесләр тәрбияләүдә милли алымнар куллану үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Туган телендә камил сөйләшә һәм аңлаша белүче, үзе яшәгән төбәкнең тарихы, шәхесләре белән кызыксынучы яшь буынны тәрбияләүгә зур көч куела. Әлмәт политехника техникумында хезмәт куючы педагоглар моны бик яхшы аңлыйлар һәм чын мәгънәсендә бик оста һәм отышлы итеп куллана беләләр. Аларга яңадан-яңа педагогик һәм иҗат уңышлары теләп каласы килә.

Резеда Исмәгыйлева, “Альметьевский вестник”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International