«Моабит дәфтәрләре битләре буенча» музыкаль поэмасы - Әлмәттә уникаль вакыйга!

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә 18 ноябрьдә 18:30 сәгатьтә «Элмэт» милли-мәдәни үзәгендә «Моабит дәфтәрләре битләре буенча» музыкаль поэмасы узачак. Бу оркестр, укучы һәм солистлар өчен уникаль әсәрне композитор Миләүшә Хәйруллина, ТР һәм РФ Композиторлар берлеге әгъзасы иҗат иткән.

Программада катнашалар: • Чаллы филармониясенең сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Ирек Фәйзрахманов җитәкчелегендәге милли уен кораллары оркестры.

• Солистлар: ТР атказанган артисты Айрат Ганиев (тенор) һәм бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел Кыямова (сопрано). 

• Нәфис сүзне Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар драма театры актеры Инсаф Һидиятуллин тәкъдим итәчәк.

Керү ирекле, ләкин урыннар саны чикләнгән. Бу уникаль вакыйганың бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International