Әлмәт районының Миңлебай станциясендә юл инфраструктурасын ремонтлау эшләренә старт бирелде, гомуми бюджеты 2 миллион сумнан артык.
Проект халыкның үзара салым программасында катнашуы нәтиҗәсендә тормышка ашырыла, аның кысаларында 385 мең сум акча җыелган. Өстәмә рәвештә җирлек башлыгы инициативасы белән 100 мең сум акча җәлеп ителде.
Җиңүнең 40 еллыгы урамында 400 метр озынлыктагы участокта чокырлар ремонтланган, юл өслеге киңәйтелгән һәм тигезләнгән инде. Хәзерге вакытта яңа асфальт җәю эшләре алып барыла.
Үзара салым программасы авыл халкына өстенлекләрне билгеләргә һәм үз авылларын үстерүдә катнашырга мөмкинлек бирә.