2024 ел өчен салым түләргә кирәклеге турында хәбәрнамәләр тарату башланды инде. Моны эшләргә кирәк булган соңгы срок-2025 елның 1 декабре.
Түләүләрне һәм мөмкин булган бурычларны Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы «салым түләүченең шәхси кабинетында» («ФЛ салымнары» мобиль кушымтасында яки дәүләт хезмәтләре порталында) тикшерергә мөмкин. Электрон сервислардан файдаланмаучыларга заказлы хат юллаячаклар.