Әлмәтлеләр 8 тоннадан артык макулатураны үсентеләргә алыштырганнар

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

4 октябрьдә Әлмәттә Экология һәм төзекләндерү департаменты тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Макулатура тапшыр, агачны коткар» экологик акциясе узды.

Акция йомгаклары буенча 4 тоннадан артык макулатура, 572 кг кулланылган батарея һәм ПЭТ-чимал җыелды. Алмашка халык алма һәм карлыган үсентеләре алды.

Акциягә шәһәрнең һәм районның мәгариф учреждениеләре дә актив кушылды. 3,5 тоннадан артык макулатура тапшырып, алар шулай ук үз территорияләрен яшелләндерү өчен үсентеләр алдылар.

Җыелган макулатура, батареялар һәм пластик эшкәртүгә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International