Әлмәтлеләр 4 тоннадан артык макулатураны үсентеләргә алыштырганнар

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

4 октябрьдә Әлмәттә Экология һәм төзекләндерү департаменты тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Макулатура тапшыр, агачны коткар» экологик акциясе узды.

Акция йомгаклары буенча 4 тоннадан артык макулатура, 572 кг кулланылган батарея һәм ПЭТ-чимал җыелды. Алмашка халык алма һәм карлыган үсентеләре алды.

Җыелган макулатура, батареялар һәм пластик эшкәртүгә җибәрелгән.

Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова калган үсентеләрне бакчаларга, мәктәпләргә, көллиятләргә һәм авыл җирлекләренә таратырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International