Бүген гомумшәһәр планеркасында район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре — Батырлык ордены һәм «Батырлык өчен» медальләре тапшырды.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән хезмәт вазыйфаларын башкарганда күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен үлгәннән соң Әлмәт районыннан хәрби хезмәткәрләр билгеләнде.
«Без барыбыз да беләбез, Украина территориясендә уздырыла торган хәрби махсус операция – безнең уртак тыныч киләчәгебез өчен көрәш. Бүген без якташларыбызның якты хәтере алдында баш иябез. Алар ахырга кадәр антларына һәм үз Ватаннарына тугры калдылар. Тагын бер кат һәр гаиләнең кайгысын уртаклашасым килә», - диде Гүзәл Хәбетдинова. Һәлак булган хәрбиләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.