Бүген Казанда Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Сезнең һөнәрегез-игелек, фидакарьлек һәм гаять зур рухи юмартлык таләп итә торган чын бурыч. Нәкъ менә сез балаларга үз-үзләренә ышанырга һәм тормышта үз юлын табарга ярдәм итәсез, һәр кешенең киләчәге төзелә торган белем һәм әхлакый кыйммәтләрнең ныклы нигезен саласыз», - дип билгеләде республика Рәисе.
Бәйрәм кысаларында республиканың иң яхшы педагогларына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алар арасында Әлмәт районы Ерсубай төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Владимир Григорьевич Кожуков та бар.
Владимир Григорьевич педагогик эшчәнлегенә 32 ел багышлады. Ул укучыларны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирә, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән тыгыз элемтәдә тора һәм укучыларны туган як тарихын өйрәнүгә актив җәлеп итә.
Мәктәптә эшләүдән тыш, ул авыл тормышында да актив катнаша: өч дистә ел дәвамында Ерсубай авыл җирлеге депутаты булып тора, территорияне төзекләндерү буенча мәдәни чаралар һәм проектлар оештыра.
Владимир Григорьевичны лаеклы бүләге белән котлыйбыз!