Әлмәттә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт тәмамлануга якынлаша

2025 елның 3 октябре, җомга

Комплекслы яңартуның бер мисалы-Төзүчеләр проспектындагы 26 нчы йорт, анда түбәгә капиталь ремонт ясалган, фасадны җылыту, шулай ук электр белән тәэмин итү системалары һәм газүткәргеч модернизацияләнгән.

Агымдагы елда берьюлы 56 объектта эшләр алып барыла, шуларның 12 сендә лифт җиһазларын тулысынча алыштыру күздә тотыла. Бүгенге көндә 35 объектта 100% әзерлеккә ирешелгән, тагын 9 йортта эшләр төгәлләнеп килә.

Капиталь ремонтны финанслау Татарстан ТКХ Фонды аша торак милекчеләренең кертемнәре, шулай ук район һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелә торган акчалар хисабына гамәлгә ашырыла. Капиталь ремонт планы, йортларның характеристикаларын һәм аларның техник торышын исәпкә алып, «Торак фонды мониторингы» системасында формалаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International