Җәннәт аналарның аяк астында

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Шундый исем белән бүген Әлмәт районының Кичучат урта мәктәбендә республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, муниципалитет һәм мәгариф идарәсе вәкилләре, Балтач районы Борбаш авылы мәктәбе директоры Гүзәл Бариева, Кичучат мәктәбе укытучылары һәм югары сыйныф укучылары катнашты.

Чарада мәктәп укучылары әниләргә багышлап матур шигырьләрен, иншаларын һәм җырларын башкардылар. Күп балалы аналар турында сөйләгәндә, 5 малай үстергән Фәридә Котбиева билгеләп үтелде. Фәридә ханымга уллары Илшат, Илһам һәм Ислам рәхмәтләрен җиткереп чәчәк бәйләмен бүләк итте.

Р.Фәхреддин исемендәге мемориаль музей директоры Диляра Гыймранова Риза хәзрәт җәмәгате Нурҗамал абыстай турында сөйләде.

"Бөек аналардан бөек шәхесләр туа", - дип башлады үзенең чыгышын Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм пәйгамбәребез Мөхәммәднең әнисе Әминә кыйссасына тукталды.

Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге күркәм чараны оештырган Кичучат мәктәбе директоры Резеда Әхмәтшинага рәхмәтләрен җиткерде, һәм хатын-кызның җәмгыяттәге һәм гаиләдәге әһәмиятен билгеләп үтте. Шулай ук ул конференциядә катнашучыларга үзенең яңа чыккан "Динсез тәрбия - тәрбиясезлек" исемле китабын бүләк итте. Мәртәбәле кунаклар мемориаль музей һәм бөек якташыбызның әти-әнисе каберен зиярат ите, аларга дога кылдылар.

Энҗе Хасаншина
Район башлыгының матбугат хезмәте
Әлмәт
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International