Авария хәлендәге участокта урамнарны яктырту челтәрләре төзелеше төгәлләнде

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт районында юл-транспорт инфраструктурасын үстерү дәвам итә.

«Чаллы — Зәй — Әлмәт» төбәк автоюлының авария хәлендәге участогында урамнарны яктырту челтәрләре төзелеше төгәлләнде.

Яктыртылган участокның озынлыгы 1,5 километр тәшкил итте, 50дән артык энергия нәтиҗәлелеге булган яктырткычлар урнаштырылды.

Яңа яктырту тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт куркынычсызлыгын сизелерлек арттырачак, аварияләрне киметәчәк һәм машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен уңайлырак шартлар тудырачак.

Әлеге проект урам-юл челтәрен үстерү буенча республика программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, агымдагы елда бу программа кысаларында Әлмәт районының өч автомобиль юлында гомуми озынлыгы 4 километрдан артык булган урамнарны яктырту челтәре төзеләчәк.

Эшләми торган урамнарны яктырту мәсьәләләре буенча әлмәтлеләр 8 (8553) 45-80-77 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International