Әлмәттә «Татнефть — Фиджитал уеннары 2025» III Фестивале узачак

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

27 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Әлмәттә классик дисциплиналарны һәм виртуаль ярышларны берләштергән уникаль спорт чарасы — «Татнефть — Фиджитал уеннары» фестивале узачак.

Программада өч дисциплина бар: мини-футбол / FIFA, баскетбол 3х3 / NBA2K һәм хоккей 3х3 / NHL. Турнирның гомуми приз фонды 1 000 000 сум тәшкил итәчәк.

Ярышларда Әлмәт, Азнакай, Актаныш, Аксубай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Алабуга, Зәй, Сарман, Чирмешән, Мөслим, Ютазы һәм Яңа Чишмә районнарыннан 14 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала.

Яшәү факты күрсәтелгән адрес буенча прописка белән раслана. Катнашу бушлай.

Фестивальнең бер өлеше булу өчен 22 октябрьгә кадәр сайтта гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International