Сезнең көз нәрсә белән ассоциацияләнә? Бездә-авыл хуҗалыгы ярминкәләре белән!

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Бу шимбәдә, 4 октябрьдә, иртәнге 7дән Әминов урамындагы «Сәүдә ишегалды» ҖЧҖ мәйданчыгында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Халыкка арзан бәядән ит, йомырка, сөт һәм сөт продуктлары, яшелчәләр, шикәр, көнбагыш мае, он һәм кондитер әйберләре тәкъдим ителәчәк.

Барлык шәһәр халкын һәм кунакларны ярминкәгә чакырабыз. Мәйданчыкка керү-ирекле.

Сезне яхшы кәеф белән көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International