Төбәк юлының тагын бер участогын милли проект буенча яңарттылар

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

«Татнефтедор» ҖЧҖ белгечләре «Әлмәт - Чупай» төбәк автоюлы участогын ремонтлауны төгәлләделәр. Тимер юл кичүеннән алып «Әлмәт-Лениногорск» трассасына кадәр 1,4 километр юл өслеге яңартылган.

Иске өслекне алыштыру, яңа асфальт җәю, юл кырыйларын төзекләндерү һәм юл билгеләре салу буенча эшләр башкарылды.

Әлеге участок җәй көне «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында башланган ремонтның дәвамы булды. Ул вакытта Миңлебай авылы боҗрасыннан тимер юл кичүенә кадәр 1,21 километр озынлыктагы юл кисемтәсе реконструкцияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International