Габдрахман мәктәбендә Агрокласс яңа җайланмалар алды. Яңарту «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында үткәрелде. Кабинетны җиһазландыруга 5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Агрокласс 2022 елда ачылган, хәзер аның мөмкинлекләре шактый киңәйгән. Уку пространствосы 16 төрле җиһаз белән тулыланды, алар арасында:
Агрокласста «Агроинженерия» профиле буенча 7 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары белем алачак. Әгәр элек дәресләр дәрестән тыш вакытта үткәрелсә, бу уку елыннан башлап профильле дисциплиналар төп уку планына керде. Бу балаларга системалы рәвештә белем алырга һәм заманча технологияләрне тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
Авыл хуҗалыгының төп юнәлешләрен-үсемлекчелекне һәм механикалаштыруны үз эченә алган агроинженериягә аерым игътибар бирелә.
Проектның төп максаты - укучыларга булачак һөнәрне сайларга ярдәм итү, аграр фән һәм техника өлкәсендә база белемнәрен бирү, шулай ук районның авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш кертергә сәләтле булачак белгечләр әзерләү.