Бүген «Казан» Агросәнәгать паркы базасында традицион республика ярминкә-укучыларның Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе — «Осталар шәһәре» уза. Бу масштаблы чара ел саен мәктәп укучыларын, көллият һәм техникум студентларын берләштерә, аларга үзләренең осталыкларын һәм казанышларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Быел ярминкәдә республиканың 300дән артык мәгариф оешмасы катнаша.
Әлмәтне берьюлы дүрт мәгариф учреждениесе тәкъдим итә: Мәгариф идарәсе, Әлмәт политехник техникумы, Әлмәт һөнәри көллияте, Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы.
Һәр уку йорты үз эшчәнлек юнәлешләрен чагылдыра торган үз экспозиция мәйданчыгын Әзерләде. Экспозицияләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе үрнәкләрен, инженерлык һәм техник эшләнмәләрне, шулай ук авторлык укыту проектларын күрергә мөмкин.