«Конвертта» хезмәт хакы хезмәткәр өчен куркыныч нәрсәдә?

2025 елның 26 сентябре, җомга

Эш бирүчеләр гамәлдәге законнар нормалары нигезендә хезмәткәрләрнең салым агентлары булып торалар. Әмма НДФЛ салым түләүчесе булып хезмәткәр үзе тора. Хезмәткәр хезмәт хакының рәсми булмаган өлешен алганда һәм керемгә салымны мөстәкыйль түләмәгәндә, ул шулай ук закон боза һәм салым һәм җинаять җаваплылыгына җәлеп ителергә мөмкин.

Хезмәт өчен түләүнең мондый схемасына ризалашып, хезмәткәр зур ихтималлык белән үз-үзен мәхрүм итә:

1. Телдән килешенгән срокларда тулы күләмдә хезмәт хакы алуның тынычлыгы һәм гарантияләре

2. Тулысынча түләнә торган больничный, бала карау буенча пособиеләр

3. Ял

4. Пенсияләр

5. Дөрес исәпләнгән пособиеләр

6. Кредитларны җиңел алу

Хезмәткәргә нишләргә?

Иң гади киңәш-мондый түләүләргә риза булмау.

Ләкин әгәр дә бу инде килеп чыккан икән, сез прокуратурага һәм салымга тикшерү уздыру өчен эш бирүче салымнардан читләшә дигән гариза яза аласыз. Моннан тыш, Хезмәт инспекциясенә хокукларыгыз бозылуга шикаять языгыз.

Нәтиҗә бер мәгънәле: хезмәт өчен Ак түләү персоналга да, компанияләргә дә отышлы. Эш бирүче үз бизнесын штрафлардан һәм үзен җинаять эзәрлекләвеннән яклый, ә хезмәткәр социаль гарантияләр ала. Намуслы хезмәт мөнәсәбәтләре ике як өчен дә иртәгәге көнгә ышаныч тудыра. Тулаем алганда, хезмәт хакларын легальләштерү, әлбәттә, бөтен ил икътисады үсешенә, димәк, кешеләрнең тормыш сыйфатына да уңай йогынты ясый.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International