Без төзекләндерүнең финал этабында! 2025 төзелеш сезоны ахырына якынлаша

2025 елның 26 сентябре, җомга

Бүген Әлмәт районында «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында үзгәртеп корылган ишегалды территорияләрен кабул итү бара.

Комиссия башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерә һәм барлык кисәтүләрне теркәп бара. Подрядчылар җитешсезлекләрне бетерү срокларын билгеләнгән вакытта килештерергә һәм үтәргә тиеш.

Комиссия составында - администрация вәкилләре, «Безнең ишегалды» программасы кураторы, идарәче компанияләр, подряд оешмалары вәкилләре, җиһазлар белән тәэмин итүчеләр, шулай ук йортлар буенча өлкәннәр.

2025 елгы төзелеш сезоны нәтиҗәләре буенча Әлмәттә инде 51 ишегалды территориясе яңартылган. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International