Әлмәттә шәһәр фонтаннарының эш сезоны тәмамлана. Иртәгәдән алар туктатылачак һәм киләсе җәйгә кадәр консервацияләнәчәк.
«Светсервис» МУП белгечләре комплекслы әзерлек эшләренә керешәләр: башта Фонтаннардан су агызыла һәм җыелган чүп-чардан җентекләп чистартыла. Аннары, салкыннарда зарарланмас өчен, торбалардан калган дымны компрессор ярдәмендә алып ташлыйлар. Җиһазларны түбән температурадан саклау өчен двигательләр һәм насослар демонтаж ителәчәк. Барлык форсункаларны өстән ябачаклар, бу кардан һәм чит тәэсирләрдән зыян килү мөмкинлеген булдырмаячак.
Бу чаралар җиһазларны төзек хәлдә саклап калырга һәм аның киләсе сезонда өзлексез эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Яз көне фонтаннар янында очрашканчы!