“Костер” үзендә Бөтенрәсәй математика олимпиадасының 72 призеларын һәм резерв катнашучыларын кабул итте

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
17 ноябрендән 26 ноябренә кадәр “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә математика фәне буенча көзге смена үткәрелде. “Костер” үзендә Бөтенрәсәй математика олимпиадасының 72 призерлаын һәм резерв катнашучыларын кабул итте. Укучылар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт шәһәрләреннән, шулай ук Биектау, Чүпрәле һәм Азнакай районнарыннан килделәр.

Оештыручыларны һәм катнашучыларны Бөтенрәсәй олимпиадасына яхшы әзерләнү дигән уртак максат берләштерде. Дәресләрне Санкт-Петербург университеты укытучысы, математика фәннәре кандидаты Берлов Сергей Львович үткәрде.

Олимпиадага әзерләү программасы бик тыгыз булса да, балалар шахмат һәм спорт уеннары уйнарга да, матур әдәбият әсәрләре укырга да вакыт таптылар. Кояшлы һәм җылы һава торышы, саф һава, сменаның бик яхшы оештырылуы балаларда иң уңай тәэсирләр калдырды.
Укучыларга алдагы математика олимпиадаларында яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International