Иртәгә, 26 сентябрьдә, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән бераз яңгыр ява. Җил төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез көче секундына 14 метрга кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+3, урыны белән һавада һәм туфракта 0 га кадәр туңу..-2˚. Көндез максималь температура +8..+11˚.