1 октябрьдә Татарстанда халыкка хәбәр итү системасын планлы тикшерү узачак

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Сигнал 10: 30 да яңгыраячак. Сиреналар белән бергә тикшерү турындагы уку хәбәрләрен телевидение һәм радио аша җибәрәчәкләр.

Кайдадыр сиреналар тоткарлык белән яңгыраячак яки начар ишетеләчәк дигән ихтималлык бар-мондый очраклар шулай ук тикшерүнең бер өлеше булып тора, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында халыкка хәбәр итү системасын модернизацияләү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла. 2029 елга республикада яшәүчеләрнең 90% оп техник хәбәр итү чаралары белән тәэмин итү планлаштырыла.

Мөһим — бу тренировка тикшерүе. Тыныч булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International