Гүзәл Хәбетдинова бертавыштан Әлмәт районы башлыгы итеп сайланды

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Район башкарма комитеты бинасында V чакырылыш Әлмәт муниципаль районы Советының беренче оештыру сессиясенең хәлиткеч утырышы узды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә район башлыгын сайлау булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «СМП» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рияз Комаров, район Советы депутатлары, мактаулы гражданнар, хокук саклау органнары җитәкчеләре, муниципаль район Башкарма комитеты Советының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, район предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасына Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасын хуплады:

«Әлмәт районы белән хезмәттәшлек итеп һәм беренче көннән үк диярлек эшләп, без бик күп аралашабыз. Мин аның нинди алымнары булуын, хезмәткәрләргә нинди таләпләр куюын, һәр сорауга, һәр темага, һәр юнәлешкә никадәр тирән чумуын күрәм. Әлбәттә, ансыз нәтиҗәгә ирешеп булмый. Мин ышанам, район алдында торган барлык бурычлар да үтәләчәк. Ышанам ки, сез хуплаганда, хөрмәтле депутатлар, ул районның социаль-икътисадый үсешенең иң катлаулы бурычларын үтәр».

Гүзәл Хәбетдинова бертавыштан Әлмәт районы башлыгы итеп сайланды.

Карарны Әлмәт районы Советы депутатлары V чакырылышның беренче сессиясендә яшерен тавыш бирү юлы белән кабул итте.

Карар игълан ителгәннән соң депутатлар һәм чакырылганнар Гүзәл Хәбетдинованы сайлануы белән котладылар. Ул хезмәттәшләренә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде, ант бирде һәм рәсми рәвештә вазыйфасына кереште.

Район башлыгы урынбасары итеп даими нигездә Роза Әфләтунова, даими булмаган нигездә Андрей Зимин билгеләнде. Конкурска кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын Айдар Каюмов башкарачак.

Гүзәл Хәбетдинова Татарстан тарихында икенче хатын- кыз -- район башлыгы булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International