Музей дәресләре чал тарихка алып кайта

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Р.Фәхреддин мемориаль музее хезмәткәрләре калабызның 60еллыгына һәм Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган музей дәресләре уздыра. Шундый беренче дәрес Әлмәтнең беренче санлы мәктәбендә үткән. Әлеге дәрес барышында укучылар туган як тарихы, илебезнең күпмилләтле мәдәният үзенчәлекләре белән танышканнар.

37 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Без яшәгән шәһәр” дип исемләнгән музей дәресе узган. Анда балалар Әлмәт тарихы белән танышканнар, сорауларга җавап биргәннәр. Балаларда музей экспонатлары һәм борынгы уенчыклар аеруча кызыксыну уяткан.

Р.Фәхреддин исемендәге мәдрәсә кызлары өчен Әниләр көненә һәм Р.Фәхреддиннең 155 еллыгына багышланган дәрес оештырылган. Музей хезмәткәрләре укучы кызларны Р.Фәхреддиннең хезмәтләре, Фәхреддиновларның гаилә традицияләре белән таныштырганнар. Дәрес барышында Фәхреддиновлар гаиләсенең фотоколлекциясе күрсәтелгән.

Музей тематик дәресләр уздыруга заявкалар кабул итә.

Р.Фахреддиннең мемориаль музее
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International