Әлмәт районында рәсми рәвештә җылыту сезоны башланды. Шәһәр башлыгы Гүзәл Хәбетдинова кушуы буенча социаль объектларга — балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә, фельдшер-акушерлык пунктларына җылылык бирү турында карар кабул ителде.
Социаль объектларда җылылык җибәрү турында «Светсервис» МУП директоры Җәүдәт Сөләйманов сөйләде. Предприятие балансында 166 котельный һәм 210 социаль инфраструктура объекты бар. Бүген иртән белгечләр эшләтеп җибәрүгә керештеләр. Беренче чиратта балалар бакчаларын, хастаханәләрне һәм мәктәпләрне тоташтыралар. Көн дәвамында барлык 42 балалар бакчасын җылылык белән тәэмин итү планлаштырыла. Хәзерге вакытта мәктәпкәчә учреждениеләрне җылыта торган 10 котельный эшләтеп җибәрелгән инде.
Җылылык җибәргәндә өзлексез эшләүне тәэмин итү өчен авария бригадалары оештырылган. Ике дежур төркем шәһәрнең энергорайоннарына беркетелгән һәм көтелмәгән хәлләр очрагында оператив рәвештә китәргә әзер.
Җәүдәт Сөләйманов республика һәм район җитәкчелегенең котельныйларны модернизацияләүдә ярдәм итүен аерым билгеләп үтте. Агымдагы елда Мәмәт төп мәктәбенең котельнаясы капиталь яңартылган: казаннар, насослар, торбаүткәргечләр, төтен торбасы, шулай ук электр белән тәэмин итү һәм автоматика системалары алыштырылган.
Исегезгә төшерәбез, торак йортларга җылылык 5 көн дәвамында уртача тәүлеклек температура +8 градуска җиткәч килә башлаячак. Сораулар туса, халык үзләренең идарәче компаниясенә яки «Ачык Әлмәт» хезмәтенең 8(8553)26-06-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.