Вандализм актлары Белоглазов урамы, 50 адресы буенча ишегалдын яңарту шатлыгын каралтты

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Күптән түгел генә биредә «безнең ишегалды»программасы буенча йорт яны территориясен төзекләндерү төгәлләнгән. Халыкка заманча балалар уен комплексы һәм уңайлы ял итү зоналары бүләк ителде — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләк итте.

Ләкин яңартулардан шатлык озакка сузылмады: яңа мәйданчык инде вандализм актларына дучар булды — аның өслегенә буяу салдылар. Бу күңелсезләндерә, чөнки уңайлы мохит булдыруның төп шартларының берсе — халыкның үзләренең яңартылган пространствога сакчыл мөнәсәбәте.

Тәртипне бергәләп саклау һәм төзекләндерүгә салынган хезмәтне хөрмәт итү мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International