Әлмәт районында 2025 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясалды. Җәйге каникуллар вакытында 8 847 бала ял итте һәм сәламәтләнде, шуларның 8 185е район территориясендә, ә 662е Татарстан Республикасының башка районнарында каникуллар үткәрде.
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Ел башыннан ТЖС категориясендәге 194 бала «Раздолье» ЛОК һәм «Радуга» лагеренда ял иткән.
Алар өчен шулай ук мәктәп программасы буенча өстәмә сменалар әзерләнгән, алар октябрьдә узачак.
Укучыларның ялын оештыру көзге чорда да дәвам итә. Каникул көннәрендә 1 350 дән артык бала районның мәктәп яны һәм балалар лагерьларында ял итә алачак.
Балалар һәм яшьләрнең ялы һәм сәламәтләндерү программаларын гамәлгә ашыруга 2025 елда республика һәм җирле бюджеттан 43,6 млн сумнан артык акча җибәрелде.
Агымдагы елның сигез аенда барлыгы 10 577 бала төрле ял һәм сәламәтләнү рәвешләренә керде.