Бөек Новгородта 2025 елгы югары технологияләр Чемпионаты тәмамланды. 15 номинациядә җиңү өчен Россиянең 76 төбәгеннән һәм дөньяның 26 иленнән катнашучылар көрәште.
Әлмәт Кванториумы инженеры Илдар Зарипов Татарстанга «пилотсыз авиация системалары өчен җепселле-оптик элемтә технологияләре»компетенциясендә бронза медаль китерде.
Илдар белән аның остазы Ренат Җиһаншинны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм алдынгы технологияләрне үстерү юлында яңа җиңүләр телибез!