Район үзәк хастаханәсендә Әниләр көне билгеләп үтелде

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
1998 елдан башлап Россиядә ноябрьнең соңгы атнасы Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Һәрберебез өчен дөньядагы иң кадерле һәм якын кешеләребезгә тагын бер кат ихтирам күрсәтү, еракта булса шалтыратып, якында булса барып хәлләр белүнең кирәклеген искәртүче бу бәйрәмне район үзәк хастаханәсендә дә зурлап билгеләп үттеләр. Әлеге сәламәтлек саклау учреждениесендә 900 дән артык хезмәткәр эшли һәм аларның күбесе,әлбәттә инде, әниләр, әбиләр, яки әни булачак туташлар.

Үзәк хастаханәнең актлар залына билгеләнгән сәгатькә ак халатлы табиблар һәм шәфкать туташлары җыелды. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Гөлсинә Шәмсиева аларны Әниләр көне белән тәбрик итеп, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.

– Дөньядагы иң кадерле, иң матур сүз Әни. Бу сүзгә барлык җылы наз, ярату, борчылу сыйган..Нинди генә яшьтә булсак та, без әниләребез өчен гомер буе бала булып калабыз. Барыгызның да исән– сау булып, әниләрегезне кадерләп, балаларыгыз, оныкларыгыздан ихтирам тоеп яшәвен телим,– диде ул тәбрикләү сүзендә.

Район үзәк хастаханәсенең шоферы Рамил Вәлиев хатын – кызларга булган хөрмәтен яңа гына иҗат иткән “Позвоните родителям иногда” дигән шигыре аша җиткерде.

Аннары әниләр игътибарына әлеге коллективта эшләүчеләрнең балалары әзерләгән концерт программасы тәкъдим ителде. Район һәм шәһәребезнең танылган сәнгать әһелләре, ТР атказанган артисты, күп кенә халыкара бәйге лауреатлары Владимир Еремеев, Хәмит Мәткәримов, Рөстәм Хәлимов, Марина Бредникованың чыгышлары барлык әниләр өчен дә бәйрәм бүләге булды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International