Көзге каникуллар вакытында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар Татарстан Республикасы лагерьларында ял итә һәм сәламәтләнә алачак. Алар өчен 21 көнлек бушлай сменалар оештырылган.
Сменалар 2025 елның 2 октябреннән 22 октябренә кадәр «Радуга» (Чаллы шәһәре) һәм 6 октябреннән 26 октябренә кадәр «Раздолье» (Чистай районы) лагерьларында узачак.
Программада мәктәп фәннәре буенча дәресләр, аннан соң өлгереш табеле бирү, шулай ук ял итү каралган.
Юлламалар ата-ана кертеменнән башка, тулысынча Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр исәбеннән бирелә. Анда Әлмәт районында яшәүче 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
Юлламаны рәсмиләштерү өчен документлар комплектын Әлмәт шәһәренең Яшьләр эшләре идарәсенә (Герцен ур., 86а, мәшгульлек үзәге, 3 кат) тапшырырга кирәк. Кабул итү 8:30дан 16:30га кадәр (төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр) алып барыла. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8553) 26-11-15 (өстәмә. 9).