Шәһәр паркында бүген чын бәйрәм рухы хөкем сөрә!

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында 21:00 сәгатькә кадәр шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кызыклы һәм бай эчтәлекле программа — иҗади мастер-класслар һәм интерактив мәйданчыклар әзерләнгән, төп сәхнәдә шәһәр һәм район коллективлары чыгыш ясый.

Программаның музыкаль өлешен популяр «ВЕГАС» төркеменең ялкынлы каверлары, JUST BRASS тынлы бандасының драйв чыгышы бизи, ә кичәнең хедлайнеры Татарстан Республикасының атказанган артисты Әнвәр Нургалиев булачак!

Бу кичне якты һәм күңелле итеп уздыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Килегез дә бәйрәмгә кушылыгыз-соң түгел әле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International