Әлмәттән комбайнер кыз республика конкурсында егетләрне дә уздырды

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
Әлмәт районы Бишмунча авылыннан Миләшә Мостафина һәр ел саен үткәрелә торган яшь комбайнерларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика конкурсында катнашты.

Әлеге конкурсның беренче этабы урак өсте чорында муниципаль районнарда узган иде. Ә менә йомгаклау этабы исә практик һәм теоретик өлешләрдән торды. Әлмәт кызына әлеге ярышта җиңү яулау бәхете тәтемәсә дә, аның уңышлары игътибарга лаек. Ул ярышларның практик өлешендә иң зур нәтиҗә күрсәтте. Лениногорск нефть техникумы студенты Миләүшә 3 сыйныфтан ук механизатор әтисенең ярдәмчесе булып эшли. Соңрак исә ул комбайн руле артына үзе утыра.

Ләйлә Зәйдуллина
http://almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International