Бүген Бөтендөнья мәгълүмат көне

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
Бүген Бөтендөнья мәгълүмат көне билгеләп үтелә, ул 1944 нче елдан Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе инициативасы буенча ел саен уздырыла.

1922 нче елда бу көнне беренче Халыкара мәгълүматлаштыру форумы узган. Бүген Бөтендөнья мәгълүмат көне дөньяның бик күп илләрендә билгеләп үтелә.

Мәгълүмат кешелек тормышында һәрвакыт мөһим роль уйнады. XX гасыр уртасыннан социаль алга китеш һәм фән белән техниканың көчле үсеше нәтиҗәсендә мәгълүматның роле бик нык үсте. Хәзерге вакытта телевидение өлкәсендә цифрлы технологияләр куллану, югары тизлекле Интернетның һәм кәрәзле элемтәнең үсеше дөнья тенденцияләренә әйләнде.

2008 нче елда 2015 нче елга кадәр мәгълүмати җәмгыять үсеше стратегиясе кабул ителде, ул Россиядә мәгълүмати җәмгыять үсеше өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының стратегик максатларын һәм эшчәнлек юнәлешләрен билгеләде.

Кешенең тормыш эшчәнлегенең күпчелек тармагында интернет-технологияләрне үстерү Россия җәмгыятен мәгълүматлаштыруның мөһим юнәлешләренең берсе булып тора.

Элегрәк башка да килмәгән цифрлы киләчәк (ПК, кәрәзле телефон, Интернет, планшет һ.б.) гадәти цифрлы чынбарлыкка әйләнә. Шул ук вакытта “мәгълүмати шартлау” исемен алган төрле мәгълүматлар массасы үсә.

Соңгы вакытта психологлар мәгълүмат технологияләреннән һәм алынган мәгълүматтан дөрес файдаланмауның, дөресрәге, аның сыйфатын һәм күләмен контрольдә тотмауның “мәгълүмат” стрессына китерүе турында сөйли башладылар, бу социаль нәтиҗәләрнең һәм сәламәтлеккә бәйле проблемаларның нигезе була ала.

Татар-информ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International