Әзһәр Шакиров китабы тәкъдим ителә

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
28 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров белән иҗади очрашу һәм артистның «Язмыш» китабын тәкъдим итү кичәсе була.

2007 елда нәшер ителгән “Язмыш” китабы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров иҗатына багышлана. Китапның идея авторы һәм проект җитәкчесе - Шамил Закиров. Китапта Әзһәр Шакировның гаиләсе, иҗат башлангычы, бергә эшләргә туры килгән данлыклы артистлар хакындагы истәлекләре тупланган. Шулай ук анда матбугат битләрендә басылган артист белән кайбер кызыклы интервьюлар да урын алган. Шуны әйтергә кирәк, китаптагы барлык мәкаләләрнең авторы Әзһәр Шакиров үзе, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Әзһәр Шакиров 1940 елның 22 февралендә Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында дөньяга килә. 1961 елда М.Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә.

1974 елны аңа “Татарстан Республикасының халык артисты”, 1988 елда – «Россиянең халык артисты» исеме бирелә. 1998 елны Әзһәр Шакиров Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия була.

Ә.Шакиров татар милли театрының иң талантлы шәхесләренең берсе. Аның исеме афишаларда 1961 елда, Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесын тәмамлаучы бер төркем артистлар Г.Камал театры труппасына килеп кушылганнан соң пәйда була. Театрда иҗат иткән еллар дәверендә артист татар, рус, чит ил классикасы, заман драматургиясе әсәрләре буенча куелган спектальләрдә 150дән артык роль башкара. Аларның күбесе тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә, театр җәмәгатьчелегенең югары бәясен ала.

«Язмыш» китабын тәкъдим итү кичәсенә керү ирекле.

http://intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International