Йөгерүчеләр, стартка! Тиздән Әлмәт TIMERMAN ярыммарафонын кабул итәчәк!

2025 елның 12 сентябре, җомга

Үз кроссовкаларыгызны әзерләгез, Әлмәт TIMERMAN ярыммарафонын кабул итәргә әзерләнә! Тиздән йөгерү сөючеләр һәм профессиональ спортчылар төрле катлаулылыктагы дистанцияләрдә үз көчләрен сыный алачак.

Оештыручылар барлык дәрәҗәдәге катнашучылар өчен трассалар әзерләделәр:

• 3 километр

• 10 километр

• 21.1 километр (ярыммарафон)

• Ә иң бәләкәй йөгерү сөючеләр өчен - 300 һәм 600 метрлы дистанцияләр!

TIMERMAN ярыммарафонына теркәлү әле дә ачык! Әлеге спорт вакыйгасының бер өлеше булу өчен теркәлергә һәм үзегезнең старт номерыгызны алырга ашыгыгыз!

TIMERMAN ярыммарафоны спорт казанышлары белән генә түгел, ә көчле ярдәм атмосферасы белән дә истә калачак! Трассада катнашучылар өчен онытылмаслык драйв тудырып, тематик бизәлеш һәм музыкаль озата бару белән 100 дән артык тавыш ноктасы оештырылачак!

Үз көчегезне сынап карау, ярышлар атмосферасыннан ләззәт алу һәм сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Чара «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International