Әйдә паркка! Якшәмбе көнне зур бәйрәм!

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

14 сентябрьдә 16:00 дән 21:00 гә кадәр Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Әйдә паркка» бәйрәме узачак.

Программада - иҗади мастер-класслар һәм интерактивлар, шәһәр һәм район коллективлары чыгышлары, «Вегас» төркеменең дәртле каверлары, «JUST BRASS» тынлы бандасының драйвы һәм ТР атказанган артисты Әнвәр Нургалиев чыгышы.

Бөтен гаиләгез белән килегез-күңелле дә, кызыклы да булыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International