Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәттә узган “Идел – гражданлык университеты” проектының өченче сессиясендә Татарстан Президенты да катнашты
2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе
Бүгенге көндә көндәшлеккә сәләтле булыйм дисәң, инновация технологияләрен үстерү зарури – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә “Идел – гражданлык университеты” тыңлаучылары алдында ясаган чыгышында шуны ассызыклады.
Аның сүзләренчә, республикада инновация инфраструктурасы “акыл сөреше үзгә шәхесләр” әзерләүне күздә тотып күтәрелә. “Көндәшләрдән көчле булыйм дисәң, ярты адым алдан атлау кирәк”, – ди республика башлыгы. Хәер, бүген Татарстан болай да ил күләмендә яңа технологияләр үсеше буенча алдынгы санала.
Үзең бел дә башкаларга өйрәт
Әлмәттә “Идел – гражданлык университеты” партия мәгариф программасының өченче сессиясе тәмамланды. “Бердәм Россия” партия активының һәм Татарстанның иҗтимагый оешмалары хезмәткәрләренең өч көнлек укуы “Заманча сәяси процессның үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе” дигән темага багышланган иде. Мәгълүм булганча, республикада әлеге проект быелның мартында старт алды. Аның беренче сессиясе май аенда Казанда үтте. Соңгы ике сессиягә лидерлар Әлмәткә җыелды. Проект кысаларында республика һәм федераль хакимият вәкилләре илнең социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси тормышының актуаль мәсьәләләренә багышланган лекцияләр укыды, түгәрәк өстәлләр, дискуссия һәм дебатлар оештырылды. Соңгыларын отышлы уздыру серләренә активистларны тренингларда төшендерделәр. Сессиянең соңгы чыгышы – Татарстанның инновацион үсеше белән тыңлаучыларны Рөстәм Миңнеханов таныштырды. Партия активы профессиональ, өйрәтелгән, барлык мәгълүматка ия һәм аны сайлаучыга җиткерә белергә тиеш – Президентның фикере шундый.
Кай тарафка йөз тотарга?
Үзенең чыгышы белән Президент республиканың үсеш юнәлешен билгеләде.
- Хәзерге вакытта Татарстан Россиядә сәнәгать үсеше буенча 5 нче позициядә тора. Инвестицияләр күләме буенча – 4 нче урында. Полиэтилен җитештерү базарының 58 проценты безнең кулда. Илдәге автомобиль төзелешенең 30, синтетик каучук җитештерүнең 42 проценты Татарстанга туры килә. Ел саен 32 млн тонна кара алтын табыла. Бу – нефть базарының 6,3 проценты дигән сүз.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, 2030 елга кадәр Татарстан кара алтын табу күләмен 30-32 млн тонна күләмендә сакларга ниятли. Ләкин чыганаклар кими.
- Заманында чит илдән битумлы нефть эшкәртү технологияләрен сорадык, сатмадылар. Шуңа күрә дә “Татнефть” үзе яңа технологияләр үзләштереп, югары күкертле авыр нефть табу һәм эшкәртүгә кереште, – диде ул яңа юнәлешнең әһәмиятен ассызыклап.
Президент чыгышында базар икътисадына күчеш чорында бары ике генә: байлар һәм тәэмин ителеше нормадан түбән булган катлам аерылуын, урта сыйныф “төшеп калуын” искә алды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген республика җитәкчелегенең бурычы – шул урта звеноны күтәрү, ягъни кече һәм урта бизнесны үстерү. Моннан ун еллар элек әлеге максат белән инновация мәйданнары булдыруга йөз тоттылар да. “Идел – гражданлык университеты” мәгариф программасы тыңлаучыларына бу юнәлешнең отышлы булуын ул Кама төбәк җитештерү кластеры, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, Иннополис-Казан кебек технопарклар эшчәнлеге мисалында раслады.
- Һәр районда шундый индустриаль инновацияле парклар булдырырга ниятлибез, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ә иң мөһиме - новаторлык, техник белемгә балаларны мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләреннән үк тартырга кирәк. Белем бердәм дәүләт имтиханнары билгесе белән түгел, төплелеге һәм сыйфаты, көндәшлеккә сәләтлелек белән бәяләнергә тиеш.
Сорау-җавап
72 сәгатьлек уку программасы барышында дискуссия, дебатлар уздыру серләренә дә төшенгән тыңлаучылар “белемнәрен” республика башлыгы белән аралашып сынап карарга булды ахры. Чыгышыннан соң берәү Президенттан: “Муниципаль берәмлекләргә стратегик үсеш программалары кирәкме?” – дип сорады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бик артта калган төбәкләрнең дә киләчәге бар. “Эре проектлар белән булмаса, шәхси хуҗалыкларны үстерү аша эшмәкәрлек рухын күтәрергә мөмкин”, – диде ул. Чистай вәкиленең: “Дәүләт җитәкчесе өчен нинди сыйфатлар мөһим?” – дигән соравына:
– Иң төп сыйфатларның берсе – даими камиллеккә омтылу, – дип җавап бирде. – Һәркем үз өстендә эшләргә тиеш, бу укулар да сезнең өчен файдалы чара, – дип ассызыклады.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән 3 нче сессия барышында аеруча активлык күрсәткән 10 тыңлаучыга укулар узу турындагы сертификатлар тапшырды. Ә гомумән, бу көнне республика шәһәр-районнарыннан 109 кеше кулына шундый сертификат алды.
Ләйләгөл Минаева
"Әлмәт таңнары"
http://almet-rt.ru
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз