«Курше» бәйрәме Әлмәттә яшәүчеләрне Тукай проспектындагы ишегалдына җыйды!

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

27 нче йорт ишегалдында «Курше Фест» ишегалды чаралары конкурсы кысаларында күңелле бәйрәм узды.

Бу вакыйга «Татарстанда җәй» республика проектының һәм «Татарстан Республикасы ишегалларында татар телен һәм спорт уеннарын популярлаштыру»проектының бер өлеше булды.

Халыкны күңелле уеннар, иҗади активлыклар һәм спорт ярышлары көтә иде, алар елмаюлар диңгезен һәм бергә вакыт үткәрү мөмкинлеген бүләк итте.

Киләсе очрашу - инде 5 сентябрьдә 17:00 сәгатьтә Маяковский урамындагы 3 нче йорт ишегалдында. Кушылыгыз, кызык булыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International