БДИга кәрәзле телефон белән керү тыелачак

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе
Әгәр дә имтихан вакытында укучыны кәрәзле телефон белән тотканнар икән, аның тест эшен кабул итмәскә мөмкиннәр.

Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханнарын тулысынча гадел итеп үткәрүгә ирешүне беренчел максат итеп куйды. БДИ ның яңа кагыйдәсе буенча укучыларга кәрәзле телефонны куллану гына түгел, ә аны үзе белән имтиханга алып керү дә тыелачак.

Бу елда имтиханнар вакытында кагыйдәләрне бозу очраклары шактый артуы күзәтелгән. Кагыйдәләрне бозу очракларының иң күбесе Төньяк Кавказ үзәк округында теркәлгән. Рособрнадзор билгеләп үткәнчә, Кавказдагы һәр бишенче бишле билгесенә укучы имтиханны күчереп язган.

Ләйлә Зәйдуллина
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International