Яңгыр бетте, ә бәйрәм әле башлана гына!

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Хәзер үк Гафиятуллин урамы, 3А һәм 5 адресы буенча төзекләндерелгән ишегалдын ачу тантанасы башлана. Эшләр Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарылды.

— «Безнең өчен бу яңартылган ишегалды гына түгел, ә чын очрашу һәм аралашу урыны», — дип үз тәэсирләре белән уртаклаша ишегалды халкы.

Мәйданчыкта иҗади мастер-класслар, ачык концерт номерлары, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив зоналар оештырылды. Тиздән чараның рәсми өлеше башланачак, ә кичкә халыкны тагын бер якты программа көтә.

18:00 дә «Курше» конкурсының «Яраткан ишегалды»дип аталган бәйрәме старт ала. Кунакларны курчак спектакле, сыерчык оялары һәм интерьер курчаклар ясау буенча мастер-класслар, шулай ук башка бик күп активлыклар көтә. Бәйрәм көне «Тормыш Агачы» алмагачын утырту белән тәмамланачак, аңа теләгән һәркем кушыла алачак.

Бөтен гаиләгез белән килегез — балаларга да, өлкәннәргә дә кызык булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International