Балалар утырган автобус катнашында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк

2013 елның 23 ноябре, шимбә
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов тарафыннан агымдагы елның 14 ноябрендә “Казан-Оренбург” трассасының 231нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә резерв фондтан матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге юл-транспорт вакыйгасында укытучы һәлак булган иде, 13 кеше исә хастаханәгә озатылды.

300 мең сум күләмендә ярдәм вафат булган ханымның гаиләсенә бүлеп биреләчәк. 50 мең сум акчаны исә әлеге юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән укучылар һәм укытучыларның гаиләләре алачак.

Мәгариф идарәсе һәм мәктәпкәчә мәгариф бүлеге коллективлары шулай ук зыян күрүчеләрнең гаиләләренә 20 мең сум күләмендә акчалата ярдәм итте. Моннан тыш Мәгариф идарәсенең профсоюз оешмасы тарафыннан казалаган хезмәткәрләргә 20 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.

Бүгенге көндә Әлмәт медсанчастенда 3 укучы һәм өч өлкән кеше кала бирә. Калганнар исә амбулатор шартларда дәваланырга өйләренә җибәрелгән. Реанимациядә ятучы юк, 1 укытучы Республиканың клиник шифаханәсенә озатылган.

Ландыш Сибгатуллина,
Ләйлә Зәйдуллина тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International