Балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәте факты буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә 13 кеше җәзага тартылган

2013 елның 23 ноябре, шимбә
Махсус төзелгән комиссия тарафыннан агымдагы елның 14 ноябрендә “Казан-Оренбург” трассасының 231нче километрында булган юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү эше төгәлләнгән.

Кылган гамәләре белән күпмедер күләмдә Һәлакәт чыгуга сәбәпче булган шәхесләр ачыкланган. 13 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Болар - Әлмәт мунициаль районы башкарма комитеты, Мәгариф идарәсе һәм Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә хезмәткәрләре (арада шофер да бар). Хәзерге вакытта 3 вазифаи затны эшеннән азат итү буенча документлар әзерләнелә.

Ландыш Сибгатуллина,
Ләйлә Зәйдуллина тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International