Җиңүчеләр арасында яңа исемнәр бик күп булса да, чемпионнар – барыбызга да билгеле көрәшчеләр. Татарча көрәш буенча республика чемпионатыннан соң әнә шундый нәтиҗә ясарга мөмкин.
Җитәкчесе нинди – командасы шундый. Татар милли спорт көрәше буенча Татарстан чемпионатында командалар беренчелеге нәтиҗәләре шул фикерне янә бер раслады. Соңгы елларда командалар арасында төп көрәш гел шул өч район арасында бара: Әлмәт, Теләче, Биектау. Әле күптән түгел генә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узган бәйгедә әлеге командалар әнә шул тәртиптә урнашкан иде. Татарстан чемпионатында да хәлләр үзгәрмәде: Әлмәт – беренче, Теләче – икенче, Биектау – өченче. Һәм әлеге төбәкләрдә татарның милли спорт төренә җаны-тәне белән гашыйк, үз төбәкләрендә шушы төрне үстерү-җәелдерүгә бар көчләрен куйган җитәкчеләр эшли.
Мәҗит Салихов белән Илдус Зарипов Әлмәт һәм Теләчене бер үк вакытта диярлек җитәкли башладылар. Иң беренче көннәреннән алып, алар арасында татарча көрәштә дә рәсми булмаган көч сынашу башланды. Моның өчен җирлек тә бар иде, чөнки ике команда да менә дигән көчле көрәшчеләр белән тулыланган иде. Рөстәм Кәлимуллин Биектау башлыгы булып яшьрәк коллегаларыннан иртәрәк килде, көчле команда туплау өчен дә күбрәк вакыт кирәк булды. Ләкин аның бер өстенлеге дә бар иде: тәҗрибәсе. Моңарчы эшләгән Теләче һәм Мамадыш районнарында ул инде көрәшне үстерә алган иде. Шөкер, Рөстәм Галиуллович әлеге эшне Биектауда да җайлап җибәрде.
Әлмәт командасы бу юлы шактый зур өстенлек белән җиңү яулады. Ун үлчәү авырлыгының җидесендә алар җиңүчеләр рәтенә керде, шул җидәүнең дүртесе исә (Рамил Синәкәев, Руслан Нургалиев, Айвар Билалов һәм Ильяс Галимов) Татарстан чемпионы исеменә лаек булды.
Әлмәтлеләр арасында бүгенге көндә өч хаҗи бил алыша. Руслан белән Айвар янына быел Рузил Ганиев та кушылды. Күптән түгел генә Мәккәдән кайткан танылган көрәшче бу юлы өченче генә булды. “Татарстан чемпионатын мин ике тапкыр оттым, икесе дә 55 кг.га кадәр көрәшкән чакта. 30 яшемә күп калмады, тагын бер тапкыр Россия чемпионатында катнашасы килә”, - ди бу уңайдан Рузил. Шул ук Әлмәттән 20 яшьлек Рамил Синәкәевның җиңү яулавы нефть төбәгендә яшьләрнең дә өметле булуы хакында сөйли.
Җиңүчеләр арасында абыйлары, әтиләре, туганнары үзләре дә көрәшчеләр шактый иде шул. Әйтик, Фирзәр, Рамил Синәкәев, Руслан Нургалиев (ничәнче тапкыр Татарстан чемпионы булганын үзе генә белә бугай), Илдар Гыйниятуллин, Айвар Билалов, Руслан Рәфыйков дигәч тә, күз алдына әтиләре Сәгыйть Гыйниятуллин, Рим Синәкәев, Ришат Нургалиев, Ильяс Билалов, Илдар Рәфыйковлар килеп баса. Ринат Хәйретдинов та – атаклы Хәйретдиновлар нәселеннән, олылар арасында беренче тапкыр уңышлы чыгыш ясаган Эльдар Хәмитов исә – легендар “копченый” Рәкыйп Хәмитовның “племяннигы”.
Әйе, талантлы яшьләр үскәнен дә күрсәтте быелгы ярыш. Моңа инану өчен призерлар исемлегенә күз салу да җитәдер. Һәрбер үлчәү авырлыгында без күрергә ияләнмәгән исем-фамилияләр җитәрлек. Бу исә янә бер тапкыр милли көрәшебезнең бер урында гына таптанып тормавы, үсүе, үзгәрүе хакында сөйли. Ярышларны ачу тантанасында республиканың татар милли спорт көрәше федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов юкка гына “көрәшебезнең киләчәге өметле, димәк милләтебезнең киләчәге дә өметле” дип әйтмәгән икән.
Татарстан чемпионатында җиңү яулаучылар исә Россия чемпионатында катнашачак. Әлеге бәйге 14-15 декабрьдә Казанда узачак. Анда җиңүчеләр хәзер рәсми рәвештә Россиянең спорт остасы исеменә лаек булырга мөмкин...