Габдрахман Мәдәният йортында иҗат коллективлары имтихан тотты

2013 елның 22 ноябре, җомга
Габдрахман Мәдәният йортында кайбер иҗат коллективлары үзләренең халык ансамбле исемен хаклы рәвештә йөртүләренә имтихан тоттылар.

Аларның чыгышларын ТР Мәдәният министрлыгы каршысында эшләп килүче “Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге” директоры урынбасары Гали Габдрахманов, мәдәният университетының өлкән укытучысы Татьяна Чекмарева, композитор Риф Гатауллин һәм башкалар карады. Алар “Кәләем” керәшен фольклор, Яшьләр бистәсенең “Русские узоры” рус халык җырлары, “Сеспель” чуваш халык, Габдрахманның “Авылым йолдызлары” һәм “Сәрбиназ” ансамбльләре чыгышларына югары бәя бирде.

http://almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International