Әлмәт мәктәпләрендә укучылар һәм хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгы үтәлмәве ачыкланган

2013 елның 22 ноябре, җомга
Әлмәт шәһәре прокуратурасы мәктәпләрдә укучылар һәм хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгы турындагы закон үтәлешен тикшерде.

Әлеге тикшерү барышында Әлмәтнең барлык мәктәпләрендә дә укучылар һәм хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрелмәве ачыкланылган.

Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча прокуратура тарафыннан Әлмәт шәһәре судына укучылар һәм хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгы турындагы закон үтәлеше буенча мәгариф учреждениеләре вазифаи затларының тиешле чара күрмәүләрен законсыз дип табу өчен 43 дәгъва гаризасы җибәрелә. Шулай ук аларны әлеге кимчелекләрне бетерергә мәҗбүр итәргә йөкләнелгән.

Барлык гаризалар да суд тарафыннан канәгатьләндерелгән, суд карарын үтәү өчен вакыт билгеләнгән.

Әлмәт шәһәре прокуратурасы

Ләйлә Зәйдуллина тәрҗемәсе
http://almet-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International