Тимирязев урамындагы 50 нче йорт ишегалдында ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырылган «Курше» ишегалды вакыйгалары конкурсы программасыннан бәйрәм узды.
«Россия Студентлар отрядлары» ның Татарстан төбәк бүлеге тәкъдим иткән «Сайлау территориясе: һөнәрләр шәһәре» проекты «Күрше» конкурсында җиңү яулады һәм Әлмәт балаларына һәм яшүсмерләренә киләчәк һөнәрләрен аңлы рәвештә сайларга ярдәм итәчәк.
Оештыручылар яшь кешеләрне интерактив формада һөнәрләр дөньясы белән таныштыру өчен бай программа әзерләгәннәр.
Август аенда «Һөнәрләр шәһәре» Әлмәтнең өч ишегалдына барачак, балаларга кирәкле белгечлекләр турында белергә һәм үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карарга тәкъдим итәчәк.
Киләсе чара 16 августта 16:00 сәгатьтә Тынычлык урамы, 3 адресы буенча узачак.