Әлмәтлеләр Ринат Галиев ур., 23 адресы буенча ишегалды яңартылуын билгеләп үттеләр

2025 елның 8 августы, җомга

Бүген «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Р. Галиев ур., 23 адресы буенча урнашкан ишегалдында «Безнең ишегалды — яхшы күршеләр» бәйрәме узды!

Күңелле концерт программасы, иҗади мастер-класслар, барлык теләүчеләр өчен спорт активлыгы һәм, әлбәттә, тәмле ризыклар – хуш исле пылау.

Халыкны «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ремонт эшләре тәмамлану белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәм ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров килде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров халыкны ишегалды ачылу белән котлый:

«Бүген чыннан да бик якты, яхшы, истәлекле көн. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның зур республика программасы кысаларында чираттагы төзекләндерелгән ишегалды ачыла. Минем уйлавымча, бу уникаль программаның бары тик бездә, безнең республикада гына барлыгын сез барыгыз да яхшы беләсез. Инде биш меңнән артык ишегалды төзекләндерелгән, тагын чиратта ике меңгә якын ишегалды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International