Ишегалды бәйрәмнәре халыкны шатландыра!

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Әлмәттә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр тәмамлануга багышланган бәйрәмнәр дәвам итә. Бүген тантаналы чаралар Радищев, 61 һәм Тимирязев, 47 урамнарындагы йортлар ишегалларында узды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова исеменнән халыкны район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова котлады. Ул программаны гамәлгә ашыруда катнашкан инженерларга, төзүчеләргә, архитекторларга һәм, әлбәттә инде, тәкъдимнәре һәм идеяләре ишегалларын уңайлы һәм заманча итәргә ярдәм иткән актив кешеләргә рәхмәт белдерде. Котлауларга ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин һәм шәһәр Советы депутаты Николай Бочкарев та кушылды.

Могда яшәүчеләр үзләренең йортларын яңарту турында сокланып сөйләде. «Булган хәл белән чагыштырып булмый!»- дип соклануын белдерде Радищев урамындагы 61 нче йортта яшәүче Галина Николаевна.

Ире Владимир Семенович белән алар яңартылган ишегалдына шатланып кына калмыйлар, аны төзекләндерүдә дә актив катнашалар, үсентеләр утырталар.

«Мин көз көне үк өрек утыртам!», – дип планнары белән уртаклашты Владимир Семенович.

Уртак тырышлык нәтиҗәсендә төрле яшьтәге кешеләр өчен ял итү һәм аралашу өчен менә дигән урын булдырылды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International