Әлмәт язучылар берлеге оешуга 50 ел

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
20 ноябрь көнне драма театры бинасында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы бәйрәм булып узды. Чарада Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов, “Татнефть “ААҖ Профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, “Рухият” рухи яңарыш фонды башкарма директоры Флера Шәйхетдинова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов һәм татар әдәбиятының йөзек кашы булган, Казанда һәм республиканың көньяк–көнчыгышында яшәп иҗат итүче язучылар катнашты.

Шөгер якларында нефть табылу Әлмәт каласының үсеше белән беррәттән, татар әдәбиятында яңа агым, кара алтын табучылар, хезмәт кешесенә багышланган яңа әсәрләр язылуга да зур этәргеч бирә. 1963 елда Әлмәт язучылар берлегенең җитәкчесе итеп Гариф Ахунов билгеләнә. Узган 50 елдан артык вакыт эчендә биредә 60 тан артык язучы эшләп чыга. Хәзерге вакытта Әлмәт язучылар бүлегендә 20 иҗат әһеле исәптә тора.Аларның һәрберсе киң катлам укучыларга яхшы таныш, актив иҗат итеп, елдан–ел яңа китаплары белән сөендереп тора.

Сәхнәгә чыгып сүз алган һәркем Әлмәт Язучылар бүлегенең татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше зур булуын ассызыклады, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, каләм ияләренә иҗади уңышлар теләде.

Василий Самойлов район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән тәбрикләп, изге теләкләрен юллады. Язучыларга Башкарма комитет һәм Советның Рәхмәт хатларын, юбилей билгеләрен тапшырды.

“Татнефть” ААҖ Профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин “Рухият” фонды ярдәме белән төбәгебезнең каләм ияләре әсәрләре тупланган “Иҗат чишмәләре” китабы нәшер ителүен хәбәр итеп, Әлмәт Язучылар бүлеген 50 еллык юбилее белән тәбрикләп, оргтехника алу өчен 100 мең сумга сертификат бирде. Татарстан Язучылар берлеге исеменнән, Рафис Корбанов республиканың 10 районында яшәүче иҗатчыларның ихтыяҗларын исәптә тотып, бүлек җитәкчесе Илүсә Нәбиуллинага машина ачкычын тапшырды.

Бәйрәм танылган артистлар Искәндәр Биктаһиров, Азат Тимершәех, Валентина һәм Илфат Исламов, “Әлмәтем” бию ансамбле, 1 нче гимназия укучылары чыгышлары белән үрелеп барды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International